Әбү Хәнифәнең «әл-Фикһ әл-Әкбәр» китабына кыскача аңлатма

Безгә кадәр булган заманалардан башлап инде христиан-Аурупа фикерләренең үсентесе үсеп чыкты. Ул фикерләр хәзерге вакытларда көчәеп, мөселманнар арасында киң тамыр җәеп килә. Күп кенә мөселманнар бу фикерләрнең Ислам гакыйдәсенә каршы килгәнлеген аңламыйлар, яки аңларга да теләмиләр. Шуларның бер-се; мөселманга дүрт хатын алуга каршы булган фикерләр.